Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Павел Чурашов: «Яхшылык кылып, ару тормышта торсак, Ходайыбыз Христоска бүләгебез шул булыр»

Татарстан митрополиясенең керәшен миссиясе җитәкчесе Павел Чурашов Рождество белән котлый.

Кадерле туганнар, карендәшләр! Сезне зур бәйрәм - Аллабыз Христос туган көн уңаеннан котлыйм!

Христос яшь булып, Мария Кыздан тәнләнеп туган. Халык белән бергә торган, качка кадакланып үлеп, өченче көнендә терелгән һәм безгә котылу биргән.

Зур бәйрәмне - Рождествоны зур ураза белән каршы алабыз. 40 көн ураза тотабыз, начарлыктан тыелып, яхшылык, ару эшләр генә кылабыз. Хәер биреп, ярдәм кирәксенгән кешеләргә, махсус хәрби операциядәге солдатларга, чирлеләргә булышып, ару эшләр кылабыз. Шулай итсәк, күңелебез ачыла, күңелебезгә Аллабыз Христос керә. Шуның өчен дә ышанучылар зур бәйрәмне шулай җарулы булып каршылыйлар. Святки дигән бу ару көннәрдә без, ышанучылар, барыбыз да бер-беребезне котлыйбыз.

Элекке җондозчылар, читтән, чит илләрдән яшь бала Иисус Христоска байлык, ару бүләкләр китергән кебек, без дә яхшылык кылып йөрсәк, ару тормышта торсак, Ходайыбыз Иисус Христоска бүләгебез шул булыр.

Ходайның биргән законнарын үтәп, чын дөрес тормыш белән яшәсәк, Ходайга җараулы булырбыз. Ходай барыбызга да булышсын!

Павел ЧУРАШОВ, Татарстан митрополиясенең керәшен миссиясе җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев