Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пар үтүге – конкурста җиңгән Светлана Максимовага!

“Туганайлар” газетасы әниләр көне уңаеннан, конкурс уздырды

11-27 ноябрьдә “Туганайлар” газетасы уздырган “Нәнәем – күңелем кояшы” конкурсына йомгак ясалды. Җиңүче  – Светлана Максимова, ул Мамадыш районының Тәкәнеш авылында яшәүче әнисе Валентина Максимова турында язган.

Конкурсның шарты буенча катнашучы һәрбер кеше Инстаграмга, ВКонтактега үз әнисе (нәнәй, мама) белән төшкән фотоны урнаштырырга һәм әнисен яратуын, аңа хөрмәтен үз эченә алган пост куярга тиеш иде.

Конкурста  14 кеше катнашты. Алар – Алена Красильникова (әнисе – Людмила Барсукова), Галина Шәйдуллина (әнисе – Ирина Коронова), Петр Григорьев (әнисе – Екатерина Григорьева), Алена Никонорова (әнисе – әнисе Галина), Алена Алексеева (әнисе – Елизавета Сергеева), Светлана Яковлева (әнисе – Вера Максимова), Марина һәм Ирина Еремеева (әниләре – Галина Еремеева), Николай Трофимов (әнисе – Лидия Трофимова), Лиана Вятскина ( әнисе – Елена Вятскина), Светлана Максимова (әнисе – Валентина Максимова), Валентина Чмель ( әнисе – Тамара Куляева, урсае – Клара Ермакова), Людмила Барсукова ( әнисе – Анастасия Краснова), Юлия Токранова ( әнисе – Галина Токранова) һәм Артём Афонова (әнисе - Ольга Афонова).  Катнашучыларның барысы да нәнәйләре турында туган телләрендә матур итеп язганнар! 

Рәхмәт, кызлар, егетләр, үз мамаларыбыз өйрәткән туган телебезне яратуыгыз өчен!  Әниләрегез турында язган һәр сүзегез – аларга булган ихтирамыгыз, аларны олылавыгыз да. Бу яктан, барыгыз да җиңүче дип аталырга лаек. Әмма конкурс шарты буенча, бер генә җиңүче билгеләнә.

Тормыш сынаулы аша узган әнисе турында кызы Светлананың үз күңел хисләрен, яратуын гап-гади итеп, үз сүзләре белән язуына “Туганайлар” редакциясе югары бәя бирде. Светаны җиңүе уңаеннан котлыйбыз һәм үзенә тиешле бүләк үтүкне килеп алу өчен, редакциягә шалтыратуын көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев