Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Папауга йолдыз төште

Чибәркүл буенда урнашкан Папау авылында гомер сөреп ятучы нагайбак карендәшләребез дөньяга танылдылар. Менә инде атна-ун көн бөтен планета шомлы да, могҗизалы да метеоритның серен ачарга омтыла - Папауга йолдыз төште!

Бу сенсацион хәбәрне ишетү белән, Папау мәктәбе укытучысы, этнографик музей һәм "Чишмә" фольклор ансамбле җитәкчесе Надежда Уряшевага шалтыратырга тотындым. "Недоступен, вне зоны действия сети..." дип кабатлады да кабатлады телефоным...

Телефонны икенче көнне иртән генә алдылар. Баксаң, Чибәркүлдә йолдыз төшкән көнне бер телефон да эшләмәгән икән. Кич җиткәч кенә, телефоннар үзләреннән-үзләре кушылган. Надежда Николаевнаның тавышы шатлыклы, күңеле күтәренке иде. "Хәлләребез әйбәт, өр-җаңадан туган күк җатабыз! - диде ул минем "Арумысыз, исән-саулармы?" дигән соравыма. "Менә бүген иртән тордык та, һава да, кояш икенче кебек, туганнар, дуслар да башкача. Бу моңа чаклы да шулай булды микән, кара әле, дөнья матур, яшәү рәхәт икән дип шаккатып утырабыз, - дип дәвам итте ул. - Кичә башта бүтән уйлар иде...

Метеорит Папау өстеннән иртәнге сәгать тугызда, мәктәптә дәрес барганда очып үткән. "Берни аңламый калдык. Бөтен дөнья дер селкенде, шулай да, авылга, мәктәпкә зыян килмәде, - ди Надежда Николаевна. Шартлау дулкыныннан да битәр, күктән иңгән яктылыкка шаккатканнар папаулылар. Тәрәзә янында басып торган Надежда Николаевнаның маңгаена бәргән бу яктылык. Яндырып үткән кебек булса да, әрнүе озак бармады, ди ул. Ә менә тәрәзәдән карап торган повар хатынның күрү сәләте икенче көнне генә кайткан. Шартлаудан соң һава тимер исе белән тулды һәм ул ис кичкә чаклы торды, дип искә алалар папаулар. Ул ис, бәлки, күлгә чумган чыжлап торган метеориттан чыккандыр?..

Ничек кенә булмасын, галимнәр дә, бала-чага, карт-коры да, Чибәркүл буенда серле галәмнән очып килгән йолдызның эзләрен эзли. Иллегә якын кечкенә кисәкләр инде табылган, дип хәбәр итә мәгълүмат чаралары.

Гомердән-гомергә, йолдыз атылуны күрү бәхеткә саналган. Күреп, шул мәлдә теләгеңне әйтсәң, теләкләрең кабул була, дип ышанганнар. Дөрес, галимнәрдә башка фикерләр дә бар. Метеоритның радиация алып килү мөмкинлеге турында да, калдыклар төшкән территориядә буын, кан тамырлары, йөрәк авыруларының килеп чыгу очраклары турында да язалар. Тик начар юрауларны читкә куеп, нагайбак карендәшләребезгә барлык теләкләренең дә кабул булуын, бәхет-шатлык, исәнлек-саулык телик! Бүтәнчә булырга мөмкин түгел. Аларга бит йолдыз кадәр йолдыз төште!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: метеорит