Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Онлайн Питрау: 14 июль программасы

Онлайн-форматта узадырыла торган "Питрау" республика керәшен культурасы бәйрәменең 14 июль көне программасын карау өчен сылтамалар (ссылкалар)

Хөрмәтле карендәшләр, онлайн-тамашачылар! Игътибар итегез, мероприятиеләргә ссылкалар нәкъ билгеләнгән вакытта ачылачак. Чаралар трансляцияләнә торган төп майданчык – Яков Емельянов исемендәген мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы группасы.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/onlayn-pitrau-13-iyul-programmasy

Хөрмәтле карендәшләр, онлайн-тамашачылар! Игътибар итегез, мероприятиеләргә ссылкалар нәкъ билгеләнгән вакытта ачылачак. Чаралар трансляцияләнә торган төп майданчык – Яков Емельянов исемендәген мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы группасы.

Питрау атнасының өченче көне - Түбән Кама керәшеннәренә багышлана. 14 июльдә керәшен биюе, саклагыч курчаклар ясау буенча мастер-класслар, Вадим Захаров, Лидия Әхмәтова белән очрашулар үтәчәк.

9.00 – Түбән Кама керәшеннәренең сәламләү чыгышы

9.01 – ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Керәшен халкының батыр уллары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә.

10.30 – “Питрау чибәре – Online” конкурсының катнашучысы Илзилә Григорьева “Җыйдым җиләк” җырын башкара.

10.35 – Түбән Кама шәһәренең 31 номерлы мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда керәшен активистларының очрашуы. Алып баручылар – Алевтина Даутова, Эльза Бадгиева.

10.45 – Түбән Кама районының Балчыклы, Кашаева, Келәтле, Кечке Җирекле, Олы Аты керәшен авылларында Питрау бәйрәме оештыру тарихы. Красный Ключ посёлыгыннан “Баш чишмә” һәм Кече Җирекледән “Чәчкәләр” ансамбльләре чыгышы.

12.10 – “Асыл нәсел” ансамбле җитәкчесе Надежда Кузьмина балаларга Питрау бәйрәменең тарихы турында сөйли. Балалар уеннары күрсәтелә.

12.15 – Наталия Секретева, Эльмира Гыйльметдинова һәм Татьяна Мелешина саклагыч курчаклар (кубышки-травницы һәм столбушки-травницы) эшләү буенча мастер-класс үткәрә.

12.30 – “Асыл нәсел” ансамбле солисты Лилия Нуриәхмәтова "Кырбаш авылы көе"н башкара.

12.35 – Түбән Кама районының шагыйрьләре - Анастасия Усачёва, Никифор Тукмачёв, Мария Логинова, Раиса Мещихина белән интервью.

14.00 – Керәшеннәрнең этник биюләре буенча мастер-класс. Аны Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате факультетының халык биюе кафедрасы укытучысы Оксана Коваленко үткәрә.

 

17.00 – Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән туры эфир.

https://www.instagram.com/tatfolk/

18.00 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Лидия Әхмәтова белән онлайн очрашу.

https://www.instagram.com/cc_yakovaemelyanova/

https://vk.com/kcemelyanova

19.00 – Түбән Кама муниципаль районының Халыклар Дуслыгы йорты площадкасында Онлайн концерт программасы. Түбән Кама муниципаль районы администрациясе, Түбән Кама керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың котлавы.

https://www.instagram.com/kryasheny_nizhnekamska/

https://vk.com/club13879462

20.00 – “Возраждая звук” фильмын күрсәтү. Анда керәшеннәрнең борынгы халык инструментлары һәм халык уен кораллары остасы Геннадий Макаров турында сөйләнә. Фильмны “Инновация” студиясе төшергән. Режиссер – Салават Юзеев, продюсеры – Марина Галицкая

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев