Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Онлайн Питрау: 13 июль программасы

Онлайн-форматта узадырыла торган "Питрау" республика керәшен культурасы бәйрәменең 13 июль көне программасын карау өчен сылтамалар (ссылкалар)

Хөрмәтле карендәшләр, онлайн-тамашачылар!

Игътибар итегез, мероприятиеләргә ссылкалар нәкъ билгеләнгән вакытта ачылачак. 

Чаралар трансляцияләнә торган төп майданчык – Яков Емельянов исемендәген мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы группасы.

Питрау узган 20 ел дәверендә, юмарт хуҗалар булып, Җөри авылында кунакларны Мамадыш халкы кабул итте. 13 июль көнге онлайн Питрау бәйрәме Мамадыш керәшеннәренә багышлана.

10.00 – Мамадыш муниципаль районыны башлыгы Анатолий Ивановның карендәшләрне Питрау белән котлавы.

10.03 – Мамадыш муниципаль районыны фольклор коллективларының чыгышлары. “Кәсилә” фольклор ансамбльле. 

10.15 – Дүсмәт авылының “Җиңгәчәйләр” ансамбле белән очрашу. ( Художество җитәкчесе – Виктор Спиридонов). Очрашу вакытында ансамбль катнашучылары Питрау традицияләре турында сөйлиячәкләр, традицион җырлар башкаралар. Алып баручы – Эльмира Әхмәтова.

14.00 – “Муенҗака” ясау буенча мастер-класс. Аны Колышчы авылының  “Покрау” ансамбле белән этнограф, этник костюмнар белгече Валентина Максимова үткәрә. Ансамбльнең солистлары – Ангелина Солганова, Арина Трушова, җитәкчесе – Нина Трушова. 

14.48 – Колышчы авылының иҗтимагый музее буенча экскурсия. Экскурсияне этнограф Валентина Максимова үткәрә. 

15.00 – Табигать байлыклары («Кладовая природы»). Колышчы авылында яшәүче Раиса һәм Борис Усачёвлар себерке җыю буенча мастер-класс үткәрә. Валентина Максимова Питрау көнендә дөрес итеп дару үләннәре җыярга өйрәтә.

15.43 – “Тәңкәләр” һәм “Карендәшләр” балалар фольклор ансамбльләре, солист Лиана Вятская белән очрашу. Балалар Җөри һәм Дүсмәт авылларының уеннарын һәм фольклорын күрсәтә.

17.25 – "Албай авылың биш герое". Албай авылының туган якны өйрәнү музее буенча экскурсия. Экскурсовод – Гуляндам Давыдова.

18.15 – Керәшен аш-сулары пешерү буенча мастер-класс. Аны Светлана Уразлина-Сабирова үткәрә. Мастер-класс Мамадышның “Урагай” ансамбле чыгышлары белән үрелеп барачак.

19.10 – Фольклор ансамбльләр һәм солистлар концерты. Нәтиҗәләр ясау, киләсе районга эстафета таягын тапшыру.

Онлайн Питрауның атналык программасы .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев