«Омикрон» штаммын эләктергән кеше чирне берничә сәгатьтән соң башкаларга да йоктыра
«Вектор» вирусология һәм биотехнологияләр фәнни үзәгенең Екатеринбург филиалы җитәкчесе Александр Семенов «Россия 1» телеканалы эфирында «Омикрон» штаммын эләктергән кеше инфекцияне берничә сәгатьтән соң ук башкаларга да йоктыра дип белдергән. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә. Вирусның башка штаммнарына моның өчен өч-дүрт көн вакыт кирәк.
«Иң начары шунда, бик тиз үрчү аркасында сез чирне йоктыру белән өч-дүрт көннән соң түгел, ә кичкә үк вирусны таратучыга әверелергә мөмкинсез», — дип әйткән белгеч. Александр Семенов сүзләренчә, «Омикрон» калган штаммнарга караганда организмнан тизрәк чыга да. Моның өчен җиде көнгә якын вакыт кирәк.
Фото: pixabay.com
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев