Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мария Мартынова: "2022 ел – өметләр елы, шатлык-куанычлар китерә торган әйбәт ел булыр"

Озак еллар дәвамында Чаллы регионы буенча махсус корреспондент буларак, “Туганайлар” газетасында эшләгән Мария МАРТЫНОВА, Яңа ел бәйрәме уңаеннан, үзенең котлавын юллады:

2021 елның санаулы сәгатьләре генә калып бара. Аларның әзлеге күңелне, ничектер, кысып, куркытып, бу мизгелләрне туктатасы килеп тора.

Ләкин 2022 ел – өметләр елы, шатлык-куанычлар китерә торган әйбәт ел булыр; егерме беренче елның хәсрәтле, борчулы көннәре артта калыр, дигән өмет бу минутларны тизрәк үткәреп, тизрәк-тизрәк, 2022 елны җиткерәсе килү теләген дә тудыра.

Кызлар, шундый шәп гәҗит чыгарып, еллар буена халыкны, “Туганайлар”ны  укучыларны шатландырдыгыз. Рәхмәт сезгә! Әле аның “Туганайлар” хезмәткәре булмасалар да, гәҗиткә күңелләрен биреп, язып, шалтыратып торучылары күпме! Барысы да бер йодрыктай булып эшләү өчен, керәшеннең якты йөзен күрсәтү өчен, редактор Юлия Губина җитәкчелегендә шундый бердәм коллектив тупланган.  Тагын бер мәртәбә рәхмәт сезгә!

Менә газетаның соңгы саны кулымда. Елыйсы да, сөенәсе дә, шатлансы да килә. Шуның хәтле горурланам. Шушы япь-яшь кенә кызларның информацияле булулары, өлгерә алулары, дәртләре сүнми торган оптимист булулары сокландыра. Барыгызга да исәнлек-саулык телим. Хезмәт процессында гел сөенечләр генә, гел шатлыклар гына булып тормый, авырлыклар, кыенлыклар да була. Ләкин сезгә авырлык килгән мизгелләрне тиз генә үткәреп, шушы язган мәкәләрегездән, язма геройларыгызның күңеленнән бары тик шатлык, рәхәтлек хисе алып, халык өчен ниндидер зур, фадйлаы гамәл эшләгәнлек хисе шуларны юып төшерсен дә гел шатлык кына булсын...

“Туганайлар”ның 2021 елда чыккан соңгы санында “Елларның алмашынуында түгел хикмәт,  ә шул вакыт аралыганда кылган гамәлләрдә һәм алдагы көннәргә баглаган өметләрдә” дип яза баш редактор Юлия Губина. Гаҗәп матур сүзләр, гаҗәп тирән фикерләр. Шушы өметле хисләр белән яңа елга керик.

Бу елны гәҗиттәге “Ак перәнник”не “ашап” йомгаклыйбыз. Керәшен җегетенең күңеленнән чыкккан “Ак перәнник” хикәясенең өзеген шуның хәтле рәхәтләнеп, җырлап укыдык, ак перәнникнең тәмен телебездә тойдык.

Барыгызга да уңышлар, барыгызны да яратам!

Хөрмәт белән, Мария Мартынова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев