Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы фольклорчының 60 яшьлек иҗат кичәсе

25 март көнне кичке сәгать биштә Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә фольклорчы, галим, сәнгать фәннәре кандидаты, Мәрҗани исемендәге тарих институтының керәшен һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең фольклор белгече Геннадий Михайлович Макаровның 60 яшьлек иҗат кичәсе уздырыла.

Иҗат концертында җырчы Гөлзада Сафиуллина, "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле, фольклор төркемнәр чыгыш ясаячак. Юбилейда Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы башлыгы, Дәүләт Советы депутаты, "Ак Барс" Холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров, шагыйрь-депутат Рәзил Вәлиев, Президент аппараты, Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институты, Министрлар кабинеты вәкилләре, Татарстанның Мамадыш, Әлмәт районыннан, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан килгән кунаклар катнашачак.

Геннадий Макаровның иҗат кичәсен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Николай Дунаев алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Геннадий Макаров