Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә махсус операциядә һәлак булган авылдашларын соңгы юлга озаттылар

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында махсус операциядә һәлак булган Евгений Воробьев белән хушлаштылар.

Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасы яза. 

Матәм митингында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, районның благочинные, протоиерей Николай Ермолаев, хәрбинең туганнары, авылдашлары һәм башкалар катнашты.

"Районыбыз зур югалту кичерә. Кызганычка каршы, бу безнең өчен беренче генә югалту түгел. Махсус операция зонасында берәүгә дә җиңел түгел, югалтулар да бар. Ватан алдындагы бурычыңны намус белән үтәдең. Махсус операция зонасында һәлак булган Евгений Воробьевның якты истәлеге авылдашлары, аны якыннан белгәннәрнең күңелендә мәңге сакланыр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән олы кайгыгызны уртаклашам. Ул үзе бүген катнаша алмады, чөнки еракта, эшлекле сәфәрдә" – диде Рәмис Хәялиев хәрбинең балалары, әти-әнисенә мөрәҗәгать итеп. 

Евгений Воробьевны туган авылы зиратында җирләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев