Өлкәннәр өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр
Хәбәрләр

Өлкәннәр өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим иттеләр

Эссе һава торышында эшләү стресска, аруга, эссе сугуга китерә, 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар интегә торган хроник авыруларны катлауландыра

Җәйге чорда Россиядә яшәүчеләр өчен  эш көне кыскартылырга мөмкин. Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хәмзәев Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына шундый тәкъдим белән чыккан.

Тәкъдим авторы сүзләренчә, җәйге эсселек физик һәм психологик яктан эшне катлауландыра. Өлкән яшьтәге кеше стресс, ару, эссе сугу һәм хәлсезлек тоярга мөмкин. Шуңа күрә 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен эш көнен кыскартырга кирәк. Шул ук вакытта Хәмзәев хезмәт хакын элеккечә калдырырга тәкъдим итә. Бу турыда RT хәбәр итә.

«Дәүләтнең төп бурычларының берсе  гражданнарның сәламәтлеген кайгырту максатыннан 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең җәйге чорда эш көнен бер сәгатькә кыскартуны, ә хезмәт хакын үзгәрешсез калдыруларын сорыйм», — диелгән хатта.

Татар Информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев