Олимпия чемпионы кызы белән очрашу
Чаңгы узышлары буенча Олимпия чемпионы Федор Симашевның кызы Юлия Федоровна Югары Баграж мәктәбендә очрашуга кайтты
Очрашуның максаты Юлия Федоровнаның әтисе, күренекле чаңгычы Федор Симашевка багышлап язган китабын мәктәп музеена бүләк итү иде. Китапның исеме “Моя счастливая лыжня” дип атала. Юлия Федоровна әтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Очрашуда Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеев, “Восток” агрофирмасының “Үрнәк” бүлеге җитәкчесе Максим Петрович Васильев, Югары һәм Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.
Марина Халикова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев