Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Гильмутдинова: "Бүгенге көндә балаларны берләштереп, ватанны яратучылар итеп тәрбияләүче оешма юк"

19 май – Пионерлар көне. Бүген бу көн аерым билгеләп үтелми. Шулай да кичәге пионерлар – урта һәм өлкән буын вәкилләре өчен әлеге дата зур бәйрәм булып санала. Казаннан Ольга Гильмутдинова өчен дә пионер булган еллары бик кадерле. Ул "Туганайлар"га иң якты хәтирәләрен сөйләде.

Мин 1968 елдан 1973 елга кадәр пионер сафларында булдым. Бөтенсоюз пионер оешмасының иң гөрләп эшләгән еллары иде ул. Юкка гына 1972 елда пионер оешмасына икенче Ленин ордены бирелмәгәндер. Безнең өчен пионер булу зур горурлык һәм җаваплылык иде. Без октябрятларны шефка алып, аларга дәресләрен әзерләргә ярдәм итәбез, пөхтәлекләрен тикшерәбез. Ул ГТО нормаларын үтәү өчен әзерләнү дисеңме, “Аҗаган” уеннарында катнашу дисеңме, барысы да зур әзерлек тәлап итә. Һәр бәйрәмгә берәр отряд авыл клубы сәхнәсендә концерт куя, район күләмендә фестивальләр оештырыла, аларга әзерләнәбез. Ел саен социалистик йөкләмәләр алып, чүпрәк, кәгазь , тимер җыябыз. Мәктәп бакчасында, колхозның басу - кырларында эшләү, дару үләннәре җыю, көз көне имән чикләвеге җыю. Кыш көне кырларга ашлама итеп чыгару өчен көл җыю дисеңме. Истә әле, “Дружба” посёлогына таш җыеп биргән идек, безне шуның өчен “Берсут” җәнлек совхозына экскурсиягә алып төштеләр.

Иң истә калган хәтирә: 1973 елда безнең класс социалистик ярышта 2 нче урынны алган өчен Казанга экскурсия белән бүләкләнгән иде. 15 июньдә иртәнге сәгать 3 тә торып, әзерләнеп, мәктәптә җыелдык. Сәгать 5 тә, агач эскәмияләр көйләнгән йөк машинасының әрҗәсенә утырып, үз гомеребездә беренче тапкыр башкалабыз Казанга юлга кузгалдык. Сәгать 8 гә Казанга килеп җиттек. Билгеле инде, зоопаркта, музейда булдык, Кремльне һәм Муса Җәлил һәйкәлен карадык. Арып – талып, онытылмас тәэсирләр алып, кичке сәгать 10 га туган авылыбыз Владимирга исән-имин кайтып җиттек.

Без чыннан да Г. Бәшировның “Намус”, Г. Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше”, “Газинур” романнарын укып, “Зоя Космодемьянская” фильмнарын карап, чын патриотлар итеп тәрбияләнгән буын. Герой пионерлар Валя Котик, Лёня Голиков, Марат Казейлар безнең өчен идеал иде. Безне укытучыларыбыз “Сезнең төп эшегез - уку”, дип гел искәртеп тордылар. Мин бик тырышып гел “5” ле билгеләренә генә укый идем. Шуның өчендер дип уйлыйм, мине башта отряд советы председателе, аннан дружина советы председателе итеп сайлап куйдылар. Шул елларда инде бөтен эшкә җаваплы карау, гадел, туры сүзле булу сыйфатлары тәрбияләнгәндер, алар бүгенгә кадәр сакланган. Кызганыч, бүгенге көндә балаларны берләштереп, ватанны яратучылар итеп тәрбияләүче оешма юк.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев