Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Долгова: "Якты Күл музее ул – үзе бер дөнья"

Ольга Долгова тумышы белән Зәй районының Якты Күл авылыннан, хәзергә вакытта Чаллы шәһәрендә гомер итә

Туган ягына кунакка кайткач, музейда булган. Андагы үткәнне киләчәк буынга тапшыру, тарихны саклап калу өчен тупланган экспонатларны ул бик куанып караган. Видео, фотолар ясаган. 
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне бар. Тарихка күз салсак, халкыбызның милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, халкыбызның бай рухи мирасын, йолаларын киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейларының әһәмияте чиксез.
"Мәдәният йортында урнашкан музейда авылыбыз тарихына кагылышлы бик күп экспонатлар тупланган. Анда килеп керүгә үк, туган төбәкнең борынгы тарихы, аның гүзәл табигате, искиткеч талантлы, кызыклы язмышлы кешеләре, табигый байлыклары турындагы истәлекләр үзенә әсир итә. Музейдагы кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша. Экспонатларны авыл халкы да китерә, элек мәктәптә укытучы булып эшләгән Иван Атласов тарафыннан тупланганнары да монда куелган.
Музейга мәктәп укучылары, читтән туган якларына кайткан кешеләр, авыл халкы да еш килә икән. 
Озак еллар дәвамында эшләп килүче музейның директоры Татьяна Егоровага һәм музей хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәм", -дип язды Ольга Долгова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев