Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов турында кызыклы фактлар

2010 елда Олег Фазылҗановка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде

Олег Фарук улы Фазылҗанов 1968 елның 10 мартында Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында дөньяга аваз сала. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 15 яшьлек егет, театр училищесына укырга керергә дип Казанга килә. Теләгәненә ирешә ул. Укырга гына кереп калмый, ярты ел укыганнан соң Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында уйный башлый.

1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм язмыш җилләре аны Түбән Кама татар драма театрына илтә. Армия сафларына алынганчы, Олег Фазылҗанов өч ай дәвамында «Тал бөресе идәндә» дигән спектакльдә Айдар ролен башкара. Шул ук елны армиягә алына. Армия сафларында уңышлы хезмәт итеп кайтканнан соң бер ел туган авылында мәдәният йортын җитәкли.

1990 елдан «Түбән Кама Нефтехим» АҖ каршындагы театр-студия актеры буларак хезмәт куя. 1996 елда әлеге театрдан китә һәм башка артистлар белән берлектә «Җүләрләр театры» ачып җибәрә. Параллель рәвештә Халык иҗаты йорты каршында артист-вокалист булып та эшли. 2003 елдан янә Түбән Кама татар драма театрына кайта. Театр белән Казанга гастрольләргә килгән җирдән Олег Фазылҗановны Фәрит Бикчәнтәев күреп ала һәм Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына «Телсез күке» спектаклендә роль башкарырга чакыра.
2004 елның августыннан Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты.
Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектаклендәге Күке Зарифы образы — актерның иң күренекле рольләренең берсе.

2020 елда карендәшебез Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектакльдә (режиссеры Ренат Әюпов) Микулай образын гәүдәләндерде. Халкыбыз өчен зур әһәмияткә ия сәхнә әсәре булды ул. "Микулай кешелеклек сыйфатларымны, тирән кеше икәнемне ачып бирә торган көчле рольләремнең берсе. Һәр милләтнең үзенең герое була. Микулай да шундый герой булырга сәләтле. Мин моны татар халкының Әлмәндәр карты белән чагыштырыр идем. Татар халкының Әлмәндәр карты булган кебек, керәшеннең үз Микулае булды,"- ди ул үзе "Туганайлар" газетасына биргән интервьюсында.

Олег Фазылҗанов театр артисты гына түгел. Ул тамашачыларга кино актеры буларак та билгеле. 2008 елда Айдар Хәлим әсәре буенча төшерелгән «Өч аяклы ат» («Трехногая кобыла») фильмында ул баш рольләрнең берсен – Галләметдинне уйный.

2010 елда Олег Фазылҗановка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Олег Фазылҗановның Камал театрында башкарган рольләренең кайберләре:
• Мирсәет — «Талак, талак» Хәй Вахит
• Күке Зарифы — «Телсез күке» Зөлфәт Хәким
• Тикшерүче — «Дәрсе гыйбрәттер театр» Рүзәл Мөхәммәтшин
• Әбүзәр Шактыев — «Бармы ришвәттән дәва» Зөлфәт Хәким
• Вәзир — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус
• 1 нче доверенный — «Банкрот» Галиәсгар Камал
• Карт Убырлы — «Кечтүкле уен» Илгиз Зәйниев
• Әмир — «Мулла» Туфан Миңнуллин
• Әбелкарип — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
• 3 нче кенәз — «Ханума» Авксентий Цагарели
• Лорд-Лондон мэры — «Ричард III» Уильям Шекспир
• Заркай — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт
• Амур — «Диләфрүз-Remake» Туфан Миңнуллин
• Акми — «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт
• 3нче кода — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
• Сәйфулла — «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш
• Карт мулла — «Тормышмы бу?» Гаяз Исхакый һ. б.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев