Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олег Фазылҗанов Инстаграмда ретро җырлар башкара - видео

1990 елда Олег Фазылҗанов Хәсән Туфан сүзләренә җыр иҗат итә

Галиәсгар Камал театры актёры,  Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов үзизоляция чорын үзенең туган авылында - Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында үткәрде. Шул вакытта артист Инстаграмда Казаклар Чаллысының "Нур" керәшен халык ансамбле җитәкчесе Сергей Новиков белән ретро җырлар башкарып, #яшьнәпүткәняшьлекеллары хэштегы астында видеоязмалар урнаштырып бардылар. Һәрбер җырны артистның подписчиклары яратып кабул итте. Видеоязмалар астына "Молодцы җегетләр!", "Тагын матур жырларыгызны көтәбез!", хәтта "Рәхмәт бу короновируска, болай итеп гомер җырлап утырырга вакытыгыз булмый иде", дигән комментарийлар да калдырдылар.

Әлеге җырлар арасында Олег Фазылҗановның үзе иҗат иткән җыры да яңгырады. "1990 елда минем абыем үлеп китте. Мин үземне ялгыз калган кебек хис иттем. Һәм шул вакытта минем кулыма Хәсән Туфанның шигырь юллары килеп керде. Ул бу юлларны тормыш иптәшенә атап язгандыр, мин шушы абыем истәлегенә һәм арабызда булмаган дуслар хөрмәтенә яздым", - дип сөйләде Олег Фазылҗанов.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев