Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Оксана Дмитриева: "Хыялым – керәшен стилендәге киемнәр линиясен булдыру"

"Туганайлар" газетасында "Ару гына торасызмы?" рубрикасы бар. Әлеге рубрикада танылган карендәшләребез үзләренең тормышларындагы яңалыклары, иҗади эшчәнлекләре белән бүлешә

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле Вконтакте официаль төркемендә дә "Нишләп ятасыз..?" дип исемләнгән рубрика ачылды. Биредә "Бәрмәнчек" артистлары үз хыяллары, иҗади тормышлары турында сөйли. Сезне әлеге рубрикада куелган иң беренче материал белән таныштырабыз. "Нишләп ятасыз..?" соравына "Бәрмәнчек" ансамбленең солисткасы Оксана Дмитриева җавап бирә:

- Яңалыклар һәрвакыт бар инде ул. Эшлибез, мәш киләбез. Тиздән «Бәрмәнчек»нең яңа - ХI сезоны ачылышы көтелә. Хәзерге вакытта ансамбль белән зур яңа программа өстендә эшлибез. Вакытыннан алда ни булачагын әйтмим, сер булып калсын...

Үземнең шәхси яңалыкларга килгәндә, бер керәшен җыры өстендә шөгыльләнәм. Көе язылган, тавышны яздырырга кирәк. Бик тиздән аны халыкка тәкъдим итәчәкмен. Шулай ук планда тагын берничә эстрада керәшен һәм автор җырлары яздыру бар.

Башка шөгыльләргә килгәндә, мин буш вакытта тегәргә яратам. Кайчандыр, Халык һөнәрчелеге техникумында да укып алдым. Анда алган күнекмәләр хәзерге вакытта башымда булган барлык образларны тудырырга мөмкинлек бирә. Питрауга һәм башка бәйрәмнәргә күлмәкләрне һәрвакыт үзем тегәм. Киләчәктә иң зур хыялым ул – керәшен стилендәге киемнәр линиясен булдыру. Алла Боерса, хыялым тормышка ашыр дип уйлыйм. «Хыяллану зыян тугел,хыялланмау зыян»дип юкка гына әйтмиләр бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев