Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Нәнәем - күз нурым" конкурсының җиңүчесе билгеле булды

Җиңүче 742 тавыш һәм 283 лайк җыйды

Әниләр көне уңаеннан "Туганайлар" газетасы сайтында оештырылган "Нәнәем - күз нурым" дип исемләнгән фотоконкурска нәтиҗә ясау вакыты җитте. Редакция җиңүчене билгеләгәндә җыелган тавышларны, лайкларны санады һәм аларның гадел юл белән җыелуын да исәпкә алды. Шул рәвешле конкурсның җиңүчесе итеп барлык шартларны да дөрес үтәп, барлыгы 742 тавыш һәм 283 лайклар җыйган конкурсант Зәй районы Әхмәт авылыннан Анастасия Краснова танылды.
Җиңүчене "Туганайлар" редакциясеннән диплом һәм истәлекле бүләк көтә.

Хәзерге мәгълүмати технологияләр алган киткән вакытта, роботлар көйләп, булмаган IP адреслардан да тавыш җыеп, җиңүче булырга омтылучылар һәрбер конкурста очрый. Без – “Туганайлар” редакциясе, хакерлар белән көрәшә алмасак та, бәйге шартлары буенча, алдау алымнары куллаган конкурсантлар җиңүче исеме өчен дәгъва итә алмый. Бәйге гадел булсын, дип алдан ук кисәтелде.

Тагын бер кат истәртеп үтәбез, җиңүчене сайлаганда, автомат рәвештә, роботлар кулланып эш итүчеләрнең тавышлары саналмады. Сайттагы тавышларны кат-кат тикшердек. Чит илдән спам булып килгән тавышлар накрутканы аңлата... Моны дәлилли торган барлык скрин һәм мәгълүматлар тупланып барды.

Конкусның шартлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була:

http://tuganaylar.ru/news/hәbәrlәr/yaa-konkurs-nnem-kz-nurym
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев