Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Фадеева: "Һөнәремне сайлауда әтием зур роль уйнагандыр"

5 октябрь – Россиядә Укытучылар көне. Бәйрәм уңаеннан, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Фадеева белән әңгәмә тәгъдим итәбез

– Нина Валентиновна, тормышыгызны ничек итеп укытучылык белән бәйләдегез?

– Башлангыч класс укытучым Ольга Никитина йөрәгемдә җылы урын алды. Мин аның һәрбер хәрәкәтен, сөйләмен, балалар белән үз-үзен тотышын, хәтта, киеменә кадәр яратып күзәтә идем. Гап-гади, ләкин чын укытучы иде ул.

Һөнәремне сайлауда әтием дә зур роль уйнагандыр, дип уйлыйм. Мәктәп каршындагы музей – бабамларның йорты. Безнең нәселдән шактый гына укымышлы кешеләр чыккан. Укытучылык — нәселебезнең йөзе. Әтием эштән бушагач та, мич янына килеп утырып: “Балалар укыгыз. Сезнең бабагыз авылда беренче укытучы булган”, – дип әйтә торган иде. Бәлки, ул бу сүзләрне тормыш авырлыгыннан әйткәндер. Бәлки, үзен бабайлар алдында бурычлы дип тә санагандыр. Әти үзе дүрт класс кына белемле булса да, бик грамоталы кеше иде. Рус телен дә бик яхшы белде. Дәресләрне дә гел әти белән карадык. Ул безне булдыра алганча укытты, өйрәтте. Татар теленә дә, рус теленә дә хөрмәтне, беренче чиратта, әтидән алдым.

Абыем Николай Максимов та укытучы. Ул мине татар теле укытучысы булганым өчен бик хөрмәт итә. Шул ук вакытта тормышымда зур тәнкыйтьче дә ул. Абыем укырга керә алмыйча, армиягә киткәч, келәттән аның башлангыч классларда язган сочинениясын табып алдым. Ул анда үскәч укытучы булам, дип язган иде. Абыемның бу язмасындагы фикерләре минем мәктәпкә, киләчәгемә карата булган карашымны тулысынча үзгәртте. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Рус әдәбиятын да бик ярата идем. Ләкин кияүгә чыгып, авылымда каласы булгач, татар теле белгечлеген сайладым.

– Һөнәрегезнең уңай һәм тискәре яклары нидә?

– Авылның бөтен баласы белән эшләгәч, үзеңнекеләргә вакыт аз кала. Шулай да, мин үз балаларыма вакыт табалмадым, дип әйтмим. Аллага шөкер, әйбәт кешеләр булып үстеләр, яхшы тәрбия биргәнмен. 

33 ел укытучылык стажым бар. Мәктәптән кайтканда башымда бер уй: балалар каршында йөзем ак калдымы, бар белгәнемне аларга тапшыра алдыммы? Хәтта йокларга да, иртәгә эшне нәрсәдән башлаячакмын, дигән уйлар белән ятам. Балаларым да үземә карата бик мәрхәмәтле. Туксанынчы еллардан алып, бүгенге көнгәчә, татар теле һәм әдәбияты дөньясында рәхәтләнеп сәяхәт иткән кеше мин, укучыларга үз телебезнең матурлыкларын күрсәткән педагог. Аллага шөкер, шундый белемле, итәгатьле балалар тәрбияләдем. Алар белән бик күп гамәли конференцияләргә бардык, олимпиадаларда җиңдек, ачык дәресләр үткәрдек. Укучыларымның уңышларына сөенеп туймыйм. Гомумән, һөнәремә беркайчан да тап төшермәдем.

 – Сайлаган һөнәрең, хобби кебек, син аны бушка да эшләргә әзер булырга тиешсең, диләр. Сез моның турында ни уйлыйсыз?

 –  Дөрес фикер. Бушка эшләү дигән сүзе белән генә килешеп бетмим. Укытучының күп вакыты болай да бушка эшләү бит ул. Түләүле вакытлары көнгә алты сәгать. Ул төн утырулары, нәрсә дә булса иҗат итүләр... Әгәр дә эзләнмәсәң, үзең өстеңдә эшләмәсәң, балаларга, җиңел генә, фәнеңне яраттырып булмый. Егермегә якын укучым татар һәм әдәбияты юнәлешен сайладылар. Республика олимпиадасында дүртенче урынны алып кайту гына да, минем өчен тау битенә менүгә тиң иде. Һөнәрен яраткан кеше үзен бушка эшлим, дип кабул итми. Әгәр дә укытучы хезмәте укучыларында матур җимеш бирә икән, аннан да зур бәхет юк. Шундый максат белән яшәдем һәм яшим.

– Үткәннәргә кире кайтып, яңадан укытучы һөнәрен сайлар идегезме?

–  Һичшиксез.  Андый  мөмкинлек бирсәләр  мин  кабат  шушы  юлдан  барыр  идем.  Мин  үземнең  гомеремне бәхетле дип саныйм. Һөнәр алдындагы авырлыклар да укытучыга бары тик ныгыр өчен генә бирелә.

– Без сезне этнопедагог, фольклор коллектив солисты буларак та беләбез. Этнокультура юнәлешендә балалар белән нинди эшләр алып барыла?

– Геннадий Макаровның “Керәшеннәр алар зур букетның үзенчәлекле бер матур чәчкәсе. Ул шиңмәсен өчен аңа гел су сибеп торырга кирәк”, дигән сүзләре һәрвакыт исемдә. Укучыларыма да шуны сеңдерергә тырышам. Этнокультура юнәлеше буенча балалар белән дәрестән тыш вакытта да шөгыльләнәбез. Балалар ансамбле актив эшләп килә. Алар белән җыр, бию, милли костюмнар үзенчәлекләрен өйрәнәбез.

Бер кызыбыз белән республикакүләм “Без бергә” конкурсында катнашып, өченче дәрәҗә дипломга лаек булдык. “Чулпы” фольклор төркеменә йөргәнемә дә утыз еллап вакыт узды.  Керәшен культурасын яратмасам, балаларга да бу юнәлешне бирә алмас идем.

– Гаиләгез турында да сөйләп китегез әле.

– Унтугыз яшемдә ун балалы Фадеевлар гаиләсенә килен булып төштем. Ирем Геннадий үземнән алты яшькә олырак, районның гел алдынгы комбайнчысы булды. Урак чорында беренче урынны алып, иремне машина белән бүләкләгән еллар да булгалады.

Бер елны үзем дә иремә комбайн ярдәмче булып эшкә чыктым. Көзгә кадәр бергә эшләдек. Шул хәтле рәхәт эш иде ул. Сүз белән генә аңлатып биреп булмый. Балаларым да тизрәк әтиләре янына, кырга кача торганнар иде. Бер-беребезне санлап яшәдек. Кайнатам озак еллар авыл председателе булып эшләгән, зур хөрмәткә лаек кеше иде. Үзенең үткәне белән мактанмады, бик тыйнак булды. Кайнанам кул эшенә бик оста иде. Аннан сабыр булырга өйрәндем. Син безнең ишектән чыгасың, нәселебезне күрсәтәсең, дия торган иде ул. Әгәр дә гаиләмнән зур терәк булмаган булса, хәзерге көндә һөнәремдә уңышларга ирешә алмас идем, дип уйлыйм. Башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләгәндә күрсәтмәлекне кулдан ясый идек. Ирем белән икәүләп рәсем төшерәбез, балалар да безгә кушыла. Нәрсәгә генә тотынмасак та шулай бергә, күмәкләшеп эшләдек.

– Барсына да ничек җитешәсез?

– Беләсезме, мин кешеләрнең йокы туймады әле, дигән сүзләрен аңламыйм. Минем тормышта йокым һәрчак туйды, бер вакытта да зарлана алмадым. Вакытны табу үзеңнән тора инде ул. Кеше үз өстендә эшләргә тиеш. Әгәр дә максат куеп яши белмисең икән, ул инде яшәү түгел, дип уйлыйм.

– Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Һөнәри бәйрәмегез белән, Нина Валентиновна!

Сөйләште: Милена НОВИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев