Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әниләр көне уңаеннан - Кадер урта мәктәбе укучылары иҗаты

Кадер урта мәктәбенең III класс укучылары иҗатын тәкъдим итәбез

Әниемне яратам -
Гел сөеп кенә торам.
Үскәч мин әнием кебек
Булырга бик тырышам.
(Виктория Абдульманова).

* * *
Әнием, кадерле әнием,
Син миңа бик кирәк.
Ачуланасың син сирәк,
Син тормышта безгә зур терәк.
(Динара Мөхәммәтшина).

* * *
Әнием назлый мине
Йомшак куллары белән.
Бик күп эшләр эшли ул
Шул ике кулы белән. ( Валерия Антонова).

* * *
“Әни” сүзе - изге бит ул,
“Әни” сүзе - кадерле.
Әни булган өйләрдән
Һәрчак җылы бөркелә. (Сания Абдуллина).
* * *
Гүзәл чәчкәләр җыйдым мин,
Әнием, синең өчен.
Чәчкәләрдән һәрбер иртәң
Елмаеп торсын өчен.
(Илфат Габдрахманов).

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев