Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Дунаевның 75 яшьлегенә зур бүләк

11 мартта Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драмы театры Казанның Камал академия театры залында "Сөясеңме, сөймисеңме?" спектаклен күрсәтте. Баш рольдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты Николай Дунаев уйнады.

Әтнә театры баш режиссеры Рамил Фазлыев куйган спектакльне Казан халкы бик яратып кабул итте. Камал театры артистлары, гади тамашачы Николай Дунаевның яңа театрдагы баш ролен сокланып карады.

Кинорежиссер Әхтәм Зарипов фикеренчә, театрларның артистларны бер-берсенә уйнарга чакырып алуы гадәткә керә барырга тиеш. Ул сабакташының сәхнәдә егетләр кебек ашкынып уйнавына зур бәя бирде.

Быелның 3 маенда Камал театры артисты Николай Иванович Дунаевка 75 яшь тула. Юбилее алдыннан Әтнә театрында баш роль уйнавы, "Сөясеңме, сөймисеңме?" спектаклен Казан, Мәскәү тамашачысына күрсәтү, Татарстан районнарына гастрольгә чыгу аның өчен олы бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей Николай Дунаев