Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Николай Мельников: «Олы Шүрнәк җирлегендәге Үмәк авылы приходын теркәттек, чиркәүдә келәүләр үтә»

Алабуга районының Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников 2023 елда башкарылыган эшләрне күздән кичереп, яңасына планнары белән уртаклашты

— Олы Шүрнәк авыл җирлеге үзенә дүрт авылны — Олы Шүрнәк, Югары Шүрнәк, Үмәк авылларын һәм Кызыл тау поселогын берләштерә. Җирлектә 232 хуҗалык булып, барлыгы 413 кеше яши, шул исәптән Кызыл тауда — 1 кеше. Бездәге 8743,7 гектар мәйдан җирнең 5056 гектарын авыл хуҗалыгы җирләре алып тора. 

Җирлектә авыл кешесе өчен кирәкле барлык социаль объектлар — мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, музей, почта бүлеге һәм кибет эшли. 

Халыктан 246 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Шуңа өстәмә буларак, республика бюджетыннан 983 мең 600 сум акча килде. Нәтиҗәдә, үзара салым акчасына Олы Шүрнәктә Азин урамы юлына вак таш җәелде; Югары Шүрнәктә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга, вафат булган фронтовиклар истәлегенә куелган һәйкәл территориясе төзекләндерелде. Сүз уңаеннан, Югары Шүрнәктәге ул һәйкәлне авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлары белән бергәләп, үзара акча җыеп, үзләре салганын да әйтим.

Үмәк авылында апостоллар Петр һәм Павел чиркәве эшли. Чиркәүне һәм аның тирә-ягын ремонтлауда Вадим Евгеньевич Махеев зур ярдәм күрсәтте. 2023 елда бу приходны теркәтә алдык, аның настоятеле итеп, Алабуга шәһәре благочинные иеромонах Кирилл билгеләнде. Һәр атна көнне бу чиркәүдә келәүләр уздырыла.

«Татнефть»нең хәйрия фонды гранты исәбенә Олы Шүрнәктә тренажёр мәйданчыгы урнаштырылганын да әйтим.

Республика программасы нигезендә, Олы Шүрнәк мәктәбе ашханәсе яңартып ремонтланды. Авыл юлларын карап тору белән беррәттән, урамнарны, зиараларны чситарту буенча өмәләр оештырыла. 

Авылыбыз табигатен саклауны да игътибар үзәгендә тотабыз. «Уникаль объектларны саклау» федераль программасы буенча, Алабуга оешмасы 1,5 миллион сум акча откан иде. Алар сентябрь азагында Шурнячка елгасы чистартуга керештеләр. 320 метр арада ярларны чаганнан, куаклардан тулысынча чистартып чыктылар. 

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыюда халык актив катнаша, Хатын-кызлар оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр. Җыелган акчага да җылы кием, гигиена кирәк-ярагы, продуктлар алып җибәрәбез. 

Авыл кешесе эштән арынып тормаса да, ял итәргә күңел ачарга да вакыт таба. 2023 елда авыл мәдәният йортында ошетырылган концертлар, кичәләр, очрашулар саны 150гә җиткән. Үзебезнең «Сүрәкә» керәшен фольклор коллективы халкыбызның традицияләрен, культурасын саклауга аеруча зур әһәмият бирә.

2024 елда безнең алда бик зур эшләр тора. Бу уңайдан, җирлектә үзара салым акчасы җыю буенча гражданнар сходы булды. Җыенда үзара салым акчасын түбәндәгечә җыярга дигән карарга киленде: Олы Шүрнәктә бер кешедән — 600 сум, Югары Шүрнәктә — 2000 сум, Үмәктә — 1000 сум.

Олы Шүрнәк һәм Югары Шүрнәк авылларында үзара салым акчасына суны тирәннән кудырта торган насос сатып алу, су торбаларын ремонтлау һәм башка эшләр күздә тотыла.

Үмәктә су торбаларын ремонтланачак, Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә стенд урнаштырылачак. 

Үзебезнең җирлек, район, республика халкын һәм барлык карендәшләрне, «Туганайлар» газетасын укучы, сайтын карап баручыларны Яңа ел бәйрәме, Рождество белән котлыйм. Тату, тырыш һәм бер-беребезгә ярдәмчел булыйк! Иминлек, тынычлык, бәрәкәт телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев