Никифорово авылында Сабантуй бәйрәме гөрләгән
Хәбәрләр

Никифорово авылында Сабантуй бәйрәме гөрләгән

Мамадыш районының Никифорово авылында да Сабантуй узган

12 июнь көнне Никифорово (Чия башы) авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп үткән. Анда төрле уеннар уйнатылган, җырлар яңгыраган.

Бәйрәмгә Чаллы шәһәреннән Татарстанның атказанган артисты Илнур Гөмәров иҗатташ дуслары белән килеп халыкның күңелен ачкан.

Тамашачылар уеннардан һәм концерт программасыннан уңай энергия, күтәренке кәеф алып, матур итеп, рәхәтләнеп күңел ачканнар.Фото


Нет комментариев