Кайбыч районының Хужа Хәсән авыл җирлегендә 2020 елда 238 мең 500 сум үзарасалым акчасы җыелган. Бу суммага дәүләт тә өстәгәч, җирлек 1 миллион 354 мең сумлык бюджетлы булган
“Әлеге акчага быел юллар салдык, суүткәргечләрне ремонтладык, Кушкүл авылына ике гидрант урнаштырдык. 2021 елга үзарасалым җыю буенча халык белән җыеннар уздырдык. Киләсе елга да, бер кешедән 500 сум исәбеннән, үзарасалым программасында катнашырбыз, дип планлаштырабыз”, - диде авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева
Нет комментариев