Балтач районының Дорга авылында яшәүче Надия Волкованың ишегалды чәчәк бакчасы кебек.
Капкадан ишегалдына кергәч, үземне балалар бакчасы территориясенә эләккәндәй хис иттем. Бәбкә үләне үсеп утырган шау чәчәктәге ишегалдында төрледән-төрле фигуралар тезелеп киткән. Надия ел саен чәчәкләр генә утыртып калмый, ә алар янына куян, аю сыннары, матур «кояш», кое да ясый.
— Яшь вакытта, кайда куйсалар, шунда эшләдем: фермада, балалар бакчасында, клубта. Тик утырырга яратмыйм. Күршедә генә үз гаиләсе белән улым яши. Аның хатыны Эльмира — оста кыз. Бергәләшеп фигуралар, чәчәк савытлары ясыйбыз. Бик җиңел эш түгел икән ул. Аннары аларны ел саен яңартып, буяп та торырга кирәк, — дип үзенең чәчәкләр патшалыгын күрсәтеп йөрде Надия Волкова.
— Аларны ясау өчен ким дигәндә 1 атна вакыт китә. Фантазия, сабырлык, тырышлык таләп ителә, — дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшебез. — Чәчәкләрнең төрлесен утыртам. Үсентеләрен сатып алам. Быел беренче тапкыр гортензия утырттым, әкренләп үсә. Иртә-кич су сибәм, розаларга тирес суы әчетеп сибәргә кирәк, гортензияга — сыворотка, алар шулай җитмәгән витаминнарны алалар, — ди чәчәк үстерү сере белән дә уртаклашты Надия.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев