Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Монай авылы мәдәният йортының "Миләшкәем" керәшен ансамбле турында кызыклы фактлар

“Миләшкәем” керәшен ансамбле Монай авылының яңа мәдәният йортында 2015 елда барлыкка килә

“Миләшкәем” керәшен ансамбле Монай авылының яңа мәдәният йортында 2015 елда барлыкка килә. Монай авылында ансамбль төзү идеясы белән ул вакытта авыл җирлеге башлыгы булган Артем Мессеев һәм Нина Антипова чыгыш ясады. Ансамбльда 43 тән 66 яшькәчә чибәр түтиләребез шөгыльләнә. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Ерусланова Людмила Ивановна.

“Миләшкәем” керәшен ансамбле шәһәр, район, республика конкурсларында, фестивальләрдә һәм бәйрәмнәрдә актив катнаша. Коллективның репертуары төрле әсәрләрне үз эченә ала, алар даими үзгәреп, яңартылып тора.Ләкин репертуарның йөзек кашы булган өлеше үзгәрешсез кала: керәшен халкының популяр җырулары. Ансамбль керәшеннәрнең фольклорын өйрәнү, торгызу һәм саклау өлкәсендә шөгыльләнә, үз халкының онытылган гореф-гадәтләрен, җыруларын, керәшеннәрнең халык иҗатын, йолалары байлыгын өйрәнә.

Репертуарның төп өлешен стильләштерелгән номерлар тәшкил итә. Шулай ук коллектив җырулар гына түгел, бию элементлары белән композицияләр һәм мөстәкыйль хореографик композицияләр дә башкара. Авыл халкы “Миләшкәем” керәшен ансамблен бик ярата һәм концертларда һәрвакыт җылы каршы ала.

Ел саен Монай авыл мәдәният йортында “Миләшкәем” керәшен ансамбле белән берлектә авылның өлкән кешеләрен хөрмәтләү кичәләре үткәрелә. Чәй табыны артында өлкән буын вәкилләре яшьлекләрен искә алалар, узган еллардагы фоторәсемнәрне карыйлар, борынгы җырулар җырлашалар. Мондый очрашуларның максаты: Монай авыл җирлеге территориясендә яшәүче керәшеннәрнең традицияләрен саклау һәм торгызу.

“Миләшкәй” керәшен ансамбле “Керәшен киче” чарасында, "Керәшеннәрнең милли кухнясы" фолк-дәресендә, шулай ук халык биюе буенча мастер-классларда актив катнаша. Әлеге очрашулар барышында катнашучылар керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, мәдәнияте, көнкүреше һәм традицион уеннары белән танышалар. Шулай ук “Миләшкәем” керәшен ансамбле керәшен культурасын танып-белү буенча төрле викториналар да уздыралар.

Культурный центр имени Якова Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев