Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Моңлы бала

Хикәя

Су буенда урнашкан бу авылның табигатенә сокланмаган кеше юктыр. Аның чишмәләре генә ни тора! Үзләренең чиста, саф сулары белән халыкны бүгенге көннәргәчә туендырып торалар. Ә инде жәй җиттеме, җиләк өлгерә башлый. Шушы авылның чибәр кызы Римма да, җиләк тә җыярмын, кояшта да кызынырмын дип, су буендагы аланга төшеп китте. Кып-кызыл җиләкләр! Күплеге! Искитмәле табигать кочагына чумды кыз! Чиләгенә җиләкләрен җыя-җыя, өздереп җырлап та җибәрде:

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,

Ишетергә сандугач сайрауларын...

Бик моңлы бала булды шул. Ике яше дә тулмаган иде, начар чир белән авырып, әнисе бу дөньядан китеп барды. Әле ярый, әбисе булды, әни назын аңа ул бирде. Аның сөйләгән әкиятләрен, җыруларын, такмакларын хәзер дә яратып искә ала Римма.

Ул җиләк җыя-җыя, хатирәләргә бирелде. Мәктәп елларын искә төшереп алды. Әйбәт кенә укып йөри иде, 6нчы класста укыган чагы, класска әтисе килеп керде. Күзләре яшьләнгән, тавышы да тонык кына. Әбисе якты дөнья белән хушлашкан икән. Бу көн кызның йөрәгенә уелып калды. 7нче класска керәсе көздә, әтисе өйгә "үги" әни алып кайтты. Бу түтигә "үги" сүзе бик килешле булды. Ул кызны күралмады, кыерсытты. Ярый, бу хәлләрне сизеп, әтисе вакытында, үз урынына утыртты хатынны. Инде тормыш җайланды гына дигәндә, тагын бер сынау бирде аңа Ходай – күрше авылда концерт куярга баргач, баскычтан төшкәндә, таеп егылды һәм аягын сындырды. Ул бик авыр төзәлде. Дәваханә юлын озак таптады алар. Хәзер дә авыртуы да, аксавы да сизелә әле...

Булды, чиләк тулды, җиләк белән, бу уйлардан арынырга кирәк! Хәзер бар да әйбәт ич! Нигә ямансуларга?! Мәктәпне тәмамлап, музыка укытучысы белгечлеген алды, яраткан егете бар, озакламый бергә булырлар. Башындагы яулыгын кулына алып, тулы чиләген ипләп кенә тотты да, җырлый-җырлый өйгә юл алды Римма...

Фото: pixabay.com

Фрида ЗАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев