Мобилизацияләнгән Иван Ямбаршев сөйгәне белән язылышырга өлгергән
Өлешчә мобилизация башланганнан бирле Зәйнең ЗАГС бүлегендә 23 пар ашыгыч язылышканнар.
30 сентябрьдә Димитрово авылы егете Иван Ямбаршев мобилизация буенча чакырылган. Сөйгән кызы – Сарсаз-Баграж авылы кызы Елена Иванова белән өч ел очрашканнан соң, алар законлы рәвештә язылышырга карар кылганнар.
– Мобилизациягә алынучыларга ашыгыч рәвештә язылышырга мөмкин булуы турында белгәч, Иван белән сөйләшеп, дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп карарга булдык. Ләкин никтер дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп булмады, бу вакытта язылышучылар саны арту сәбәпле булгандырмы, хата дип күрсәтте. Шуннан соң мин хәрби комиссариатка барып, өйләнешергә теләвебез турында әйттем. Хәрби комиссариат икенче көнне үк машина бирде. Зәй ЗАГС бүлеге вәкиле хезмәткәре дә безнең белән Казанга танк училищесына барды, законлы төстә язылыштык, – дип сөйли Елена.
1 ноябрьдә Иван хәрби операция зонасына киткән. “Без Иванның туган якка исән-сау әйләнеп кайтуын түземсезләнеп көтәбез”, – ди яңа гаилә корган кыз.
Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев