Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәхәббәт җырчысы Елизавета Лаврова

Зәйдән Елизавета Лаврова редакциябезгә җырлар юллады

Елизавета Лаврова Зәй районында гомер кичерә. “КамАЗ”ның тәгәрмәчләр заводында, соңрак шикәр заводында эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә “Ампуш Лиза” псевдонимы белән матур җырлар, шигырьләр иҗат итә.

Буйсындыр сөюне

Күзеңнән күрәмен, сөясең беләмен,

Әйтергә кыймыйсың.

Ә минем күңелем, ә минем йөрәгем

Салкын бит, тоймыйсың.

Буйсындыр сөюне,

Сихерлә син мине,

Оныттыр үткәнне.

Шул булыр рәхмәтем,

Сөюнең рәхәтен

Үзеңә бүләк итәрмен.

Үткәннәр җибәрми, күңелем теләми

Башканы уйларга.

Үземне күралмыйм, калырга теләмим

Ялгызым бу дөньяда.

Буйсындыр сөюне,

Сихерлә син мине,

Оныттыр үткәнне.

Шул булыр рәхмәтем,

Сөюнең рәхәтен

Үзеңә бүләк итәрмен.

 

Сөю гимны

Сөю белән яшим җирдә,

Сөю белән җир-анама.

Мәхәббәтем мәңге сүнмәс,

Мәхәббәтем изге Ватанга.

Үтсә үтсен: айлар үтсен, еллар үтсен

Йөрәкләргә мүкләр үсмәсен.

Китсә китсен: язлар китсен, җәйләр китсен

Күңелләрдән сөю китмәсен.

Сөю белән күккә карыйм

Кояш та сөеп елмая.

Сөю белән җирдән атлыйм,

Сөеп яшик дуслар, дөньяда.

Кушымта:

Сөям сине, сөям халкым,

Сөюемне минем син аңла.

Сөю бит ул - серле ялкын,

Сөю яши минем җырларда.

 

Адаштым

Тайпылдым да адаштым

Мәхәббәт юлларыннан.

Кайда булды ялгышым,

Чыкмый шул уйларымнан.

Очырдым мин җилләргә

Кулымнан бәхет кошын.

Белмим хәзер нишләргә,

Янымда юк юлдашым.

Төннәрем минем сагышлы,

Күгемдә йолдыз янмый.

Шулдыр язмыш каргышы,

Бәхет ул еш елмаймый.

Кире кактым һәрвакыт

Миңа гашыйк ярларны.

Баш бирмәде горурлык,

Борып булмый елларны.

Кушымта:

Тайпылдым мин, тайпылдым

Мәхәббәт юлларыннан.

Ялгызлык шул ялгышым,

Язмыш шулай язылган.

 

Сиңа

Син бит минем яныма килдең,

Күктә йолдыз балкыганда.

Бәгьрем дидең, сагынам дидең,

Яши алмыйм синнән башка.

Син бит минем яныма килдең

Түгәрәк ай елмайганда.

Күзләреңдә сагыш иде

Ягымлы наз карашыңда.

Син бит минем яныма килдең

Күкләр пәрдә ябынгач.

Өзгәләнеп яшем түктем,

Алсу таңда уянгач.

Син бит минем төшемә кердең.

 

Карашларың

Карашларың - кара урман

Шундый серле, сихерле.

Сагышларым буа сыман,

Кем соң моңа гаепле?

Нигә карадың син миңа туры

Сирпеп күзләреңнең сихри нурын.

Карашларың кара диңгез

Чиксез тирән, тирән төпсез.

Беләсең син мин пар түгел,

Син сөярдәй тиң яр түгел.

Нигә карадың соң белә торып,

Нигә елмайдың син тозак корып?

Карашларың боздай салкын,

Йөрәгемдә минем ялкын.

Бозлар гына баса алмый,

Сөю бит ул шулай алдый.

Нигә карадың син, утка салып,

Үзең сөймәгәчтен, миндәй янып?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев