Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Мир” телеканалы керәшен туен күрсәтәчәк

“Мир” телеканалы “Любовь без границ” программасында үзенә генә хас элементлары булган керәшеннәрнең туй йоласын күрсәтәчәк. Әлеге тапшыру Россия халыкларының традицион туйларын күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, съёмкалар Питрәч районында 9-11 сентябрьләрдә барды. Кыз сорау, туй ризыклары әзерләү, киленгә баш бәйләтү, кыяматлык йортына алып керү, кәбен кою һәм туй йолалары төшерелде. Төп рольләрдә керәшеннәрнең “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активисты Сергей Туктарев белән “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле солисткасы, “Кряшен чибяре – 2015” Юлия Туктарева (Савельева) төшерелә. Яучы ролендә артистка Аграфена Антонова чыгыш ясады. Программаны төшерүдә, шулай ук, Казан шәһәреннән “Айбагыр”, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан “Чулпы” һәм “Сәйяр” фольклор ансамбльләре катнашты.

Тапшыру 16 ноябрь көнне 7 сәгать 50 минутта эфирга чыгачак. Телевизорларыгызны кабызырга онытмагыз.

Бу темага:

Съемки традиционной кряшенской свадьбы для программы "Любовь без границ"

Завершаются съемки свадебного обряда кряшен

"Тукмак та биеде"

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев