Милли кыйммәтләребезне күрсәтеп...
«Уен фест» фестивалендә Түбән Кама керәшеннәре «Кара-каршы бию» уенын күрсәткәннәр
«Уен Фест» фестивале балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннарын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, үсеп килүче буынга тәрбия процессында уенның мөһимлеген искәртү һәм республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан үткәрелә.
Керәшен яшьләре исеменнән Радмила Вәлиуллина чыгыш ясаган. Фестивальдә төрле халык вәкилләре милли уеннар үрнәкләре күрсәткәннәр, шулай ук милли кием турында сөйләгәннәр. Радмила «Ак калпак» турында мәгълүмат биреп, катнашучыларга «Кара-каршы уен»ын өйрәткән. Кама яр буенда булгангамы, бу чара ямьле итеп узган.
"Туган як"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев