Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәмәгать транспортына билет бәясе артачак

Үзгәрешләрнең кайчан үз көченә керәчәге әлегә билгеле түгел

Казанда җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе кулдагы акча белән түләгән очракта 35 сумга кадәр артачак.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты әлеге тәкъдимне хуплаган. Дәүләт комитеты әзерләгән карар проекты ведомство сайтында чыкты.

Документта әйтелгәнчә, салонда билет сатып алган һәм кулдагы акча белән түләгән очракта автобус, трамвай һәм троллейбусларда йөрү бәясе артачак. Акчасыз түләсәң, билет бәясе элеккечә (30 сум) калачак.

Әлегә бу үзгәрешләрнең кайчан гамәлгә керәчәге билгеле түгел. Документта билгеләп үтелгәнчә, «карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң ун көн эчендә үз көченә керә».

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясен кулдагы акча белән түләгән очракта 35 сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыккан иде.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев