Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Медиа-кряшен – 2020» исеменә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов лаек булды

«Туганайлар» газетасы сайтында елның иң лаеклы медиа-персонасы өчен онлайн тавыш бирү барды

Әлеге исемлеккә, «Туганайлар» газетасы фикеренчә, керәшеннәр этнокультурасын, йола-гадәтләрен популярлашытучы, төрле проектларда керәшеннәрне тәкъдим итүче,  төрле яшьтәге һәм төрле сферада хезмәт куючы, социаль челтәрләрдә һәм интернет-матбугат киңлекләрендә еш күренүче һәм искә алынучы 10 карендәшебез керде. 
Болар: 
Җырчы Татьяна Ефремова – ел дәвамында берничә клип чыгаручы, төрле конкурсларда җиңүче.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Олег Фазылҗанов –  «Микулай» монодрамасында "Микулай"  ролен башкарды.

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе, ТР халык артисты Виталий Агапов - Зәй районының Сәвәләй авылында чиркәү төзи.

Блогер Василий Иванов-«тракторчы-профи» халык блогеры. Инстаграмда 46 300 подписчигы бар.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, Республика керәшен оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова – интернетта 400 меңләп каралу (просмотр) җыйган «Онлайн Питрау-2020 "не оештыру комитеты җитәкчесе. 

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов – керәшеннәрнең креатив проектларын тормышка ашыруга ярдәм итүче.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Вадим Захаров – пандемия аркасында үз-үзеңне изоляцияләү вакытында онлайн-концертлар оештыручы.

Керәшен оешмасының «Бәрәкәт»  яшьләр бүлеге активисты Дмитрий Баранов -  «Әйдә, ШаяРТ» проектында керәшен КВН командасы командиры.

ТР атказанган артисты, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Григорьева - "Гөргөри кияүләре+" спектаклендә иң истә калырлык образ Палый түтине уйнаучы.

ТР керәшен оешмасынын "Бәрәкәт"  бүлеге активисты Айдар Маннапов - Питрәч районының Керәшен Сәрдә авылында «Сәйярфест», «Эбием сандыгы» проектлары җитәкчесе, "Таба" этнопроектлар форумы финалисты.

Алар барысы да халкыбыз өчен янып йөрүчеләр һәм этнокультурабыз өчен зур эшләр башкаручылар.

Сайтта барган сораштыру нәтиҗәсендә Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка иң күп – 949 тавыш җыелды. 

Анатолий Иванов – халкыбызның асыл улы. Ул инде 13 ел Республика керәшен оешмасының идарә члены да. Мамадыш районында керәшеннәрнең республикакүләм "Питрау" керәшен культурасы бәйрәме,  балалар өчен "Айбагыр"этнолагере уза. Анатолий Петрович "Туганайлар" газетасының якын дусты һәм терәге дә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев