Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май чабу сыйлары: әче камырдан әзерләнгән коймак

Һәрбер хуҗа хатынның коймак пешерүдә үзенең яшерен рецепты булган. Масленицада нинди генә коймаклар пешермәгәннәр! Менә традицион рецептларның берсесе

0,5 кг он, 2,5 аш калагы май, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр, 0,5 чәй калагы тоз, 25 г чүпрә.

Кәстрүльгә 1 стакан җылы су салып чүпрәне җебетәсең. Шуңа онның яртысын салып болгатасың һәм 3-4 сәгатькә җылы урынга куясың. Камыр кабаргач, аңа шикәр, тоз, йомырка сарысы, эретелгән ак май (маргарин да, сыек май да ярый) һәм калган онны салып барысын бергә болгатасың. Соңыннан камырны җылы сөт белән изеп, кәстрүлнең өстен ябып, җылы урынга куясың. Камыр күтәрелгәч, бер-ике тапкыр болгатып кире төшерәсең. Аннан соң аерым нык итеп күпертелгән йомырка агын салырга кирәк. Өченче тапкыр кабаргач, коймакларны пешерә башлыйсың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев