Россия Президенты Владимир Путин һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенең туендыручысын югалту буенча пенсия алу хокукларын киңәйтү турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.
Хәзер законда гаиләдә 8 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән очракта иминият һәм туендыручыны югалту буенча пенсия түләү каралган. Төзәтмәләр буенча пенсия ала торган баланың яшен 23 яшькә кадәр арттырачаклар.
Закон нормасы һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына кагыла, ә яше, эшкә сәләтлелеге, мәшгульлек өлкәләре һәм кереме исәпкә алынмый. Шулай итеп, гаиләгә бер үк вакытта ике пенсия — һәлак булучының баласына һәм хатынына түләнәчәк.
Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев