Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 45 нче утырышында депутатлар шундый закон проекты кабул итте.
«Закон проекты махсус операциядә катнашучыларның ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларына, ятим балалар категориясенә кергән башка затлар алдында торак урыннары белән тәэмин итүгә өстенлекле хокук (бирүне) күздә тота», – диде депутат Александр Комисаров.
Ул белдергәнчә, закон проекты ата-аналары махсус хәрби операциядә катнашкан балалар өчен социаль гарантияләрне арттыруга юнәлдерелгән.
Нет комментариев