Мәскәү биржасында доллар курсы 98 сумнан артып киткән
Хәбәрләр

Мәскәү биржасында доллар курсы 98 сумнан артып киткән

Соңгы тапкыр валюта 2022 елның 25 мартында шундый күрсәткечкә җиткән булган.

Бүген доллар 16 сәгать 40 минутта иң югары ноктага – 98,01 сумга җиткән. Аннан соң бераз төшкән.

Евро да үсүен дәвам итә. 16.43 сәгатькә евро курсы 107,73 сумга җиткән.

Искәртеп узыйк, долларның элеккеге антирекорды 7 августта булган иде. Ул вакытта аның курсы узган елның мартыннан соң беренче тапкыр 97 сумга җитте.

Татар-информ
 


Нет комментариев