Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марий Элдан Светлана Иванова: “Максатыбыз керәшен йолаларын саклап калу”

Марий Эл республикасының Дружино авылы мәдәният йорты карамагындагы “Тулган ай” ансамбле 2006 елда оештырыла

Башта бу ансамбльдә барлыгы 6 кыз гына була. Авыл, район мәдәният йортында чыгышлар ясыйлар. Ә хәзерге вакытта коллективта 15 кеше, республика күләмендәге конкурсларда, бәйрәмнәрдә катнашалар. Баштарак “Тулган ай” вокаль ансамбль исемен йөртсә, соңрак фольклор ансамбле булып китә. Коллективта балалар да, олылар да бар. “Күбрәк керәшен йолаларын күрсәтергә, җыруларын җырларга тырышабыз. Керәшен биюләрен дә оста гына башкарабыз. Сәхнә костюмнарын да тектердек, төрле уен коралларында – курайда, гөсләдә, кубызда уйныйбыз. Кашыклар белән уйнау да ошый.

Үткән ел Питрау бәйрәме оештыру буенча махсус проект төзедек, пандемия аркасында бәйрәмне генә уздыра алмадык”, – дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Светлана Иванова.

“Тулган ай” күп кенә мактау грамоталары, дипломнарга да лаек булган. “Бәрмәнчек” ансамбленең җырларын үз репертуарларына алырга тырышалар. Җырларны интернеттан та эзләп табалар.

“Рождество бәйрәмен элек үзебезнең авылда булганча, йоласына туры китереп, күрсәтәбез. Республика, төбәкара конкурсларда катнашып та, район күләмендә дә җиңүләр яулыйбыз. Узган елның декабрь аенда төбәкара “Милләт асылы” фестивалендә вокал буенча – 2нче дәрәҗә, йолалар күрсәтү буенча 1нче дәрәҗә дипломга лаек булдык”, – дип сөйләде клуб мөдире булып та эшләүче Светлана Иванова.

Сүз уңаеннан, Светлана Васильевна Марий Эл республикасы министрлыгының макту грамотасы белән дә бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев