Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мария Логинова – «Бервакытта күз яшемә буылып утырмыйм...»

Түбәнкамалы карендәшебез, язучы Мария Логинова-Пашинаның шигырен укырга тәкъдим итәбез.

Сорау биреп куя кайберәүләр:
Бәхетлеме, диеп, син үзең?
Тәрәзә аша гына күзәтәсең,
Һәм тоясың икән җир йөзен?
Мин – бәхетле җирдә, бервакытта
Күз яшемә буылып утырмыйм,
Күкләр сөеп биргән гомеремне,
Авыр хисләр белән тутырмыйм.
Әнә, ничек  матур итеп җиргә
Сихри кышлар түшәк түшәгән.
Күкне томалаган кыш буранын
Сөяр бары җирдә яшәгән.
Ә язларын тылсым түгелмени
Сихерләнү шомырт исенә?!
"Нинди рәхәт җирдә яшәве!" – дип,
Кычкырасың бөтен көчеңә.
Ә җәй җиткәч, үзем карап торам
Каен җиләгенең пешкәнен.
Агач ботагыннан тиеннәрнең
Авыз итәргә дип төшкәнен.
Көзләрен мин аеруча сөям,
Алтын яфрак яуган чакларны:
Кыр казлары үкси–үкси күктә,
Калдырып оча туган якларны…
Җирнең көчен тоеп, тәмен сизеп,
Күңелем белән атлап йөргәндә,
Бәхетсез дип һич тә әйтә алмыйм,
Матурлыкның кадерен белгәндә,
Авырлыкның үзен җиңгәндә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев