Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыштан Роза Галкинага Татарстан Республикасының күкрәк билгесе тапшырылды

Керәшен хәрәкәте башланган елларда иң беренчеләрдән булып, бер җирдә биелмәгән керәшен биюен куйды ул

Күптән түгел Мамадыш район мәдәният йортының халык авыз иҗаты методисты Роза Галкина Татарстан Республикасының “Мәдәнияттәгы казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булды. Ул Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап кайтканнан бирле районыбызда хезмәт итә Бу сәләтле ханымның иҗаты күпкырлы: хореограф, оста җырчы, менә дигән тамада – нәфис сүз остасы, шигырьләр иҗат итәргә яратучы чын сәнгать кешесе һәм педагог. Туксанынчы – керәшен хәрәкәте башланган елларда иң беренчеләрдән булып, районда керәшен күлмәкләренең сәхнә вариантын тектерде, укучылары белән бер җирдә биелмәгән керәшен биюен куйды. Аның белән күпсанлы конкурсларда җиңү яулады. Әле күптән түгел генә Мәдәният йорты каршында балаларның керәшен фольклор ансамблен оештырган. Диана Мишкина истәлегенә багышланган V региональ фестиваль-конкурста җиңү яуларга да өлгергәннәр инде. Районыбызның данлыклы “Урагай” керәшен фольклор ансамблендә дә Роза Павловна оешкан көннән бирле алыштыргысыз кеше. Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган Роза Павловнаның педагогика өлкәсендә дә, сәнгать дөньясында да зур тәҗрибәсе бар. 50 яшен яңа тутырган ханымның җитезлегенә, биюче гәүдәсенә яшьләр көнләшерлек. “Олы көн”, “Нардуган” бәйрәмнәренә багышланган дәрес – класстан тыш чара эшкәртмәләре педагогик басмаларда дөнья күрде.

 

Лидия Пасыева,

Мамадыш районы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев