Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыштан Алсу Спиридонова кабак кайнатмасы пешерергә өйрәтә

Мамадыштан журналист Алсу Спиридонова кабак кайнатмасы рецепты белән бүлеште

Үзе тәмле, үзе матур төсле, үзе файдалы... Сез дә ясап карагыз әле менә:

Кирәк булачак: 1 кило кабак, 200 грамм сыек бал, 800 грамм шикәр комы. Бу рецептка 1 әфлисун яки 1 лимон, я 200-300 грамм күрәгә дә өстәргә мөмкин.

Кабакны кабыгы һәм орлыкларыннан чистартып, шакмаклап турыйбыз (кирәк икән, әфлисун яки лимонны турап салабыз). Шуңа 800 грамм шикәр комы салып, 4 сәгать тотабыз. Шушы вакыт эчендә кабакның согы бүленеп чыга. 200 грамм бал өстәп, кайнатырга куябыз.

Шикәрләнгән балны су парында яки кыска дулкынлы мичтә эретергә була. Кайнап чыкканчы, гел болгатып торабыз. Мин әле блендердан да чыгардым. Аннары, сүрәнрәк утта тагын 30 минут тоттым (болгата-болгата).

Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Кабак турында файдалы мәгълүмат

Кабаклар озак саклансын, дисәгез, аларны башта - тышкы кабыгыннан, аннан эчендәге төшләреннән чистартыгыз да, йомшагын шакмаклап турап, туңдырыгычка куегыз. Аны кирәк вакытта алып, кабак ашы, бәлеш, пудинг, кекс кебек бик тәмле ризыклар әзерләргә була.

Дәвалану максатында кабакның төшләрен һәм йомшагын кулланалар. Аның төшләре организмда паразит суалчаннарны бетерергә ярдәм итә. Кабакның йомшагы шикәргә, каротинга, С, В1, В2 витаминнарына һәм организм өчен файдалы башка матдәләргә бай. Ул эчәкләр эшчәнлеген яхшырта һәм яхшы бәвел кудыру чарасы булып тора.

Күпчелек очракта кабак йомшагын дөгегә, манный һәм тары ярмасына кушып, ботка пешерәләр. Аңа сөт һәм аз гына шикәр комы да кушып җибәрергә мөмкин. Бөер авыруы булганда чи кабак сутын эчәргә киңәш ителә (тәүлегенә ярты стакан чамасы). Шулай ук, кабак сутын тән пешкәндә, экзема яисә тимгелләр чыкканда сөртәләр.

Фото: Алсу Спиридонованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев