Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш кызы Оксана Петровадан пәрәмәч рецепты

Сез дә пешереп карагыз әле, телеңне йотарлык ризык килеп чыга!

Камыр басу өчен кирәк: 4 стакан он; 100 грамм маргарин яки атланмай; 200мл. сөт яки су; 0.5 чәй кашыгы тоз; 1 аш кашыгы шикәр; 2 йомырка.

Эчлеккә: 300 грамм фарш; 250грамм кәбестә; 1 суган; ярты чәй калагы  тоз. Кәбестәне бәрәңге, гөмбә белән дә алыштырырга була.

Омлетлы  сыеклык: 2 йомырка; 50 мл. сөт; тоз, борыч.

Эшкә тотындык: әзер камырны түгәрәкләп басабыз да, аны азык пленкасы белән каплап, 20-30 минут тотабыз. Кәбестәне ваклап турыйбыз, шулай ук бик ваклап  киселгән суган һәм бераз тоз өстәп, томалап пешереп алабыз. Фаршны да. Ит белән кәбестәне бергә катнаштырабыз.

Камырны басып, аны колбаса формасына  китерәбез дә, тигез кисәкләргә кискәлибез. Шарчыклар ясап, уклау белән җәябез. Барлыкка килгән җәемнәрнең кырыйларын бөреп, савыт-кәрҗинчекләр ясыйбыз.  Шуларга әзер эчлекләрне салабыз да, өстенә бер-ике кашык омлетлы сыеклыкны агызабыз. Табадагы иҗат җимешләребезне 180 градуска кадәр җылытылган духовкага  20-25 минутка озатабыз. Телеңне йотарлык тәмле була!

Чыганак

Тулырак: http://mamadysh-rt.ru/news/eshlekle-mles/tbn-ocha-avyly-kluby-mdire-oksana-petrovadan-udmurt-perepechlre-retsepty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев