Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш керәшеннәре: Иван Егоровка туганнарча рәхмәт җиткерәбез

Мамадышлылар якташлары Иван Егоров белән горурланалар

Иван Егоров Мамадыш районының Җөри авылында туган. Туган як, нигез дигән төшенчәләр Иван Михайлович өчен зур мәгънәгә ия. Җөри авылында оештырылучы Питрау бәйрәмен ул яшәү рәвешем, дип атый. “Питрау – мине “малая родина”, туган авылым, балачагымның матур истәлекләре белән бәйләүче бер чара ул. Авылга энергия бирүче, аны яхшы тонуста тотучы халык бәйрәме. Җөрине халык теленә кертүче, аның исемен, данын еракларга таратучы бәйрәм. Безнең авыл халкы Питраудан Питрауга чаклы, матур истәлекләр, вакыйгалар белән яши”, - дип сөйләде бер интервьюсында Иван Егоров.

Юбилее уңаеннан, якташлары Иван Егоровка рәхмәт сүзләре җиткерә. “Иван Михайлович – республика керәшен оешмасы җитәкчесе һәм зур холдинг компаниясенең генераль директоры буларак, Татарстанда халыклар бердәмлеген ныгытуга һәм экономиканы үстерүгә зур көч куючы олы шәхес. Туган авылы Җөридә елның-елында оештырыла торган Питрау җыенының республика белән беррәттән, ил күләмендә керәшеннәрне таныткан олы бәйрәмгә әйләнүе дә шул хакта сөйли. Без, якташлары, аның белән чиксез горурланабыз һәм керәшеннәрнең асылын, мәдәниятен, тарихын саклаудагы хезмәтегез өчен, чын туганнарча рәхмәтебезне җиткерәбез!”, - ди Мамадыш муниципаль районының керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев