Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта Диана Мишкина истәлегенә багышланган конкурс узачак

26 январь көнне Мамадыш шәһәрендә Диана Мишкина истәлегенә багышланган IV регионара конкурс-фестиваль узачак.

Диана Мишкина керәшен халык җыры дөньсының сандугачы, Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленың солисткасы иде.

Конкурста 8 яшьтән алып 50 яшькәчә халык җырларын башкаручы солистлар һәм иҗади коллективлар катнаша ала. Ул өч номинациядә узачак: вокал-соло, вокаль ансамбльләр, фольклор коллективлар. Әлеге чара яшь талантлы башкаручыларны барлауга, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә һәм патриотизм рухы үстерүгә юнәлтелгән. Гран-при һәм 1,2,3 дәрәҗә лауреат ияләрен кыйммәтле бүләкләр көтә.

Конкурс-фестивальдә катнашучыларны теркәү 26 январь көнне сәгать 8:00 дә Мамадыш шәһәренең район мәдәният йортында башлана. Гала-концерт сәгать 17:00 башланыр дип көтелә. Чарада керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле да катнашачак. Керү ирекле. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 8(85563)3-29-93, 8(85563)3-23-45.

Кичәдән тулырак репортаж безнең сайтта булачак, яңалыкларны карап барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кряшены Диана Мишкина Диана Мишкина фестивале конкурс конкурсфестиваль