Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрьдән югары сыйныф укучыларын Ватанны саклау нигезләренә өйрәтәчәк дисциплина кертү турында сөйләде.

Һадиуллин белдергәнчә, «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» (ОБЗР) дисциплинасы 8-11 сыйныф укучылары өчен булачак. Яңа дәреслекләр эшләнә инде.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, 9-11 сыйныф укучыларында җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләр, ә 5-9 сыйныф укучыларында тарих буенча яңартылган дәреслекләр барлыкка киләчәк. Шулай ук Татарстан мәктәпләренә хезмәт дәресләре кайтачак.

Шәхри Казан

 


Нет комментариев