Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Белоусова: "Питрауга килүчеләр саны елдан-ел арта бара"

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында ХХ Республикакүләм керәшен мәдәнияте "Питрау" фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, этнолог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы әгъзасы Геннадий Макаров, Мамадыш районы башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе, ТР керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов катнашты.

"Гадәттә Питрауда 30-40 мең кеше була. Күпме кеше киләсен прогноз белән әйтә алмыйбыз. Әмма быел да килүчеләр саны азрак булыр дип көтелми. Быел кунаклар да, коллективлар да күп чакырылды, юбилей елы да. 12 июль көнне Питрау бәйрәме бөтен республикада узды. Башка елларда фестиваль белән андый интервал булмый иде. Бу махсус шулай эшләнелде", - дип сөйләде Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

"Фестивальнең оештыру мәйданы да үз киңлекләрен ишәйтә бара. Быел кайбер площадкаларның урыннары үзгәртелде. Мәсәлән, "Керәшен ишегалды" быел яңадан төзелде. Тырлау аланында "Тәпи" чишмәсе бар. Быел Питрау мәйданы чишмә янына кадәр зурайтылды. Биредә кызыклы мастер-класслар оештырылачак",- дип хәбәр итте ТР керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.

Питрау бәйрәменә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килүе дә көтелә.

ХХ Республикакүләм керәшен мәдәнияте "Питрау" фестивалендә булачак барлык яңалыклар "Туганайлар" газетасының сайтында язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X