Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Аланлы – Р. Төхфәтуллин премиясе лауреаты

26 апрель көнне Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, Шигърият бәйрәме узды. Бәйрәм чарасы шагыйрьләр, балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучыларның чыгышлары, җыр-моң белән үрелеп барды. Ел саен шигырь бәйрәме уза торган Тукай һәйкәле янында, күркәм традиция буенча, тантаналы төстә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия тапшырылды. 2015 елдагы иҗат нәтиҗәләре...

26 апрель көнне Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, Шигърият бәйрәме узды. Бәйрәм чарасы шагыйрьләр, балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучыларның чыгышлары, җыр-моң белән үрелеп барды.

Ел саен шигырь бәйрәме уза торган Тукай һәйкәле янында, күркәм традиция буенча, тантаналы төстә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия тапшырылды. 2015 елдагы иҗат нәтиҗәләре буенча "Әдәбият" номинациясендә шагыйрәләр - Людмила Аланлы һәм Гөлнара Миранова, "Журналистика һәм публицистика" номинациясендә "Нефтяник" газетасы баш мөхәррире Светлана Ежова, "Сәнгать" номинациясендә Әлмәт Татар дәүләт драма театры режиссеры Ильяс Гәрәев, "Җәмәгатьчелек-агарту эшчәнлеге" номинациясендә Әлмәт Дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов дәрәҗәле әдәби бүләккә лаек булдылар.

Җиңүчеләргә "Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты" дигән мактаулы исем бирелде. Алар диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

- Узган ел - Әдәбият елы буларак, бик күп эшләр эшләнелде. Әлмәт ял паркында Әдәбият елына багышланган, күбесенчә үземнең җырларымнан торган беренче сольный концертымны куйдым. Татарстанның берничә районында төрле иҗат кичәләрендә, очрашуларда булдым. Язучылар белән "Татарстан - Яңа Гасыр" каналындагы "Җырлыйк әле" тапшыруында катнаштым, шулай ук "Ач, шигърият, серләреңне" тапшыруында төштем. Лениногорск районының 60 еллык юбилеена багышланган әдәби, мәдәни чараларда катнаштым, Лениногорск турында җыр яздым. Бу - минем беренче әдәби премиям. Әлбәттә, мин чиксез шат. Рафаил Төхфәтуллин премиясен алуда Кәләй авыл җирлеге башлыгы, Әлмәт районы керәшен жәмгыяте җитәкчесе Анатолий Спиридонов, шулай ук шагыйрә Зинаида Захарова теләктәшләрем булдылар, - дип шатлыгы белән бүлеште Людмила Аланлы.

Әйтеп үтәргә кирәк, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия, Әлмәт шәһәр халык депутатлары Советының 1994 елның 10 ноябрендәге карары нигезендә, әдәбият, журналистика, театр, музыка һәм сынлы сәнгать өлкәсендә, иҗтимагый-агарту эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән кешеләргә тапшырыла. Әдәби иҗат процессын үстерүгә ярдәм итү, күренекле әдәби әсәрләрне булдыру, милли мәдәниятне ныгыту һәм яшь буынга рухи тәрбия бирү - премиянең төп бурычы булып тора.

Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләкне Әлмәттә инде 20 елдан артык тапшыралар. Шушы вакыт арасында 80 нән артык кеше һәм 4 иҗат коллективы лауреат булганнар. Премиягә иң беренче булып, 1994 елда Әлмәт районының Мактаулы кешесе, Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә Клара Булатова лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев