Авылдашлары Тукай районының Мәләкәс авылының хөрмәтле кешесе - мәдәният йорты директоры Людмила Адамованы юбилее белән котлады
Ул халыкка яктылык, мәрхәмәт өләшә, матурлыкны күрергә, тоя белергә, бәяләргә өйрәтә, керәшен халкының мирасын сакларга, үткәннәрне барларга тырыша.
- Хезмәтем - көнем дә, төнем дә, ашым да, чәем дә, минем бөтен тормышым ул. Мәдәният минем өчен халкымның киләчәге, бүгенгесе, узганы, -ди Людмила Адамова.
Нет комментариев