Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Адамова: "Әби-бабаларыбызның җырларын җырлавы бигрәк тә горурлык хисе уята"

Тукай районы Мәләкәс авылының «Питрау» балалар фольклор ансамбле «Моңлы тамчы» фестивалендә катнашты.

22-23 июль көннәрендә Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгында II Халыкара "Ага базар" этномәдәни фестивале узды. Фестиваль үзенә халык фольклор мирасын саклавын максат итеп куйган иҗат коллективларны, артист-музыкантларны берләштерде. Бәйрәмнең үзәк мәйданында Россиядән һәм Татарстаннан килгән осталарның кабатланмас кул эшләре куелды.

Бәйрәм мәйданчыкларының берсендә балалар фольклор коллективлары өчен «Моңлы тамчы» фестивале үткәрелде. Чарада Тукай районы Мәләкәс авылының «Питрау» балалар фольклор ансамбле дә катнашты.

"Фестивальдә "Җылаплар да гөрләп җөрибез" дигән музыкаль-хореографик композиция һәм "Типтерәләр түгелме" дигән бию башкардык. Бик җылы каршыладылар. Бу фестивальгә ел саен килергә тырышабыз, чөнки мондый чараларда балалар үзләрен күрсәтә, башка коллективлар белән аралаша. Шундый борынгы, зур тарихлы җирдә әби-бабаларыбызның җырларын җырлавы бигрәк тә горурлык хисе уята. Бәйрәмне бик матур, тыныч итеп үткәргәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт", – диде ансамбльнең җитәкчесе Людмила Адамова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев