Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар Язучылар берлегенең карары белән килешүен белдерде

Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары яңа карарга кагылышлы фикерләрен белдерде

Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы сенсацион карар кабул итте. Утырышта язучыларның XIX Корылтаена кадәр Язучылар берлеге рәисенең һәм Идарәнең вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе каралды. Идарә үз карары белән берлек рәисе Данил Салиховның вәкаләтләрен бер елга озайтты. Устав буенча Корылтай 2020 елның июнь аенда узарга тиеш иде. Пандемиягә бәйле вәзгыятьне истә тотып, съезд бер елга күчерелде. "Интертат" журналисты язучылардан Татарстан Язучылар берлеге кабул иткән карарга карата фикерләрен сорашкан. 

Шагыйрә, Татар китабы йорты директоры, Берлек идарәсе әгъзасы Луиза Янсуар:

«Минем өчен бу көтелмәгән хәбәр булды. Мин съезд көзгә күчерелә дигән хәбәр белән яши идем. Идарәдә безнең олпат кешеләр утыра — алар шундый фикергә килгән, димәк, алар шулай дөрес дип тапканнардыр. Хәзерге вакытта барыбыз да кыен шартларга куелган. Аек акыл белән уйлап карасаң, мин бу кичектерелеп торуны стратегия әзерләргә тайм-аут алып тору дип кабул иттем. Юкка гына кабул ителгән карар түгелдер», - дип белдерде.

intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев