Луиза Янсуар Кариев театры директоры итеп билгеләнәчәк
Хәбәрләр

Луиза Янсуар Кариев театры директоры итеп билгеләнәчәк

Луиза Янсуар Татар китабы йорты директоры иде

Луиза Янсуар Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры итеп билгеләнәчәк. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

Моңа кадәр Луиза Янсуар ел ярым Татар китабы йорты директоры булып эшләгән иде. Луиза Янсуар яңа урында Гүзәл Сәгыйтованы алыштырачак. Әлегә бу хәбәргә Луиза Янсуар да, Гүзәл Сәгыйтова да комментарий бирмәгән.

Трупага яңа җитәкче дүшәмбе көнне тәкъдим ителәчәк.

 

Нет комментариев